Яңалыклар
Intel компаниясенең Татарстанга карата ниятләре җитди8 июнь 2004 ел |
intertat.ru
Татарстан Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Intel корпорациясенең Россиядәге президенты Стив Чейз белән очрашты. Татарстанга корпорация җитәкчесе Intel программаларын җитештерү мәсьәләләре турында сөйләшү максаты белән килгән.
"Бүгенге көндә тормышка ашырыла торган проектларыбызның күбесенә республика җитәкчелеге тарафыннан хуплау кирәк, - диде Стив Чейз очрашуда. - Мәсәлән, якын киләчәктә куллануга кертеләчәк үткәргечсез элемтә технологияләренә Татарстан Хөкүмәтенең рәсми ризалыгы таләп итә".
Сөйләшү барышында Стив Чейз Intel корпорациясенең эшчәнлеге, төбәкләр белән хезмәттәшлекне үстерүгә кагылышлы планнары белән уртаклашты. Татарстанны кызыксындырган проектлар да тикшерелде. Аерым алганда, мәгариф өлкәсенә караган, "Һәр йортка компьютер" дип аталган базарны үстерү программасы, үткәргечсез технологияләр (Wi-Fi, WiMax, UWB (СШП) һәм кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итүче программалар телгә алынды.
Якын арада корпорациянең Татарстандагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча ниятләр турында беркетмәгә кул куелачак. "Татарстан - Intel вәкилләренең визиты югары дәрәҗәдә үткән беренче төбәк. Һәм бу - компаниянең ниятләре җитди булуы турында сөйли, республика хөкүмәте дә шундый теләктәдер", - дигән өмет белдерде Стив Чейз.
| Соңгы яңарту вакыты: | 8 июнь 2004 ел 09:26 |
| Басма версиясе: |  |