Прессага күзәтү
Татарстанның рәсми серверын яңарту бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде14 май 2004 ел |
intertat.ru
Бүген Татарстан Президенты Аппаратында Татарстан Республикасының рәсми серверын (www.tatar.ru) һәм Татарстан Президенты серверын (www.tatar.ru/president) яңарту буенча тәкъдимнәр бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр.
Бәйге быел Татарстан рәсми серверының редакция советы белән Президент Аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты тарафыннан игълан ителгән иде.
Барлыгы бәйгегә 100гә якын тәкъдим-теләк кабул ителгән. Җиңүчеләр итеп Казан дәүләт медицина университеты галимәләре - бертуган Нурия һәм Наилә Кәтиевалар билгеләнде.

Финалистларга Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Ә.Гобәйдуллин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында - Мәскәүдән юрист һәм журналист Айнур Сибгатуллин, Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университеты студенты Вячеслав Роганов, "Варлок" веб-студиясе һәм "Элина компьютер" компаниясе бар. Актив катнашучылар - КДУның журналистика факультеты студенты Роберт Сәгыйров, Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университетының "RAIDO" дизайн-студиясе һәм "Экспресс-интернет" компаниясе шулай ук Рәхмәт хатлары алды.
Җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашучы ТР Президенты аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты каршындагы Дәүләт беркетмәсе идарәсе җитәкчесе Игорь Савельев үз чыгышында Татарстан бөтендөнья Интернет челтәрендә үз урынын табарга тиеш, дип билгеләп үтте. Соңгы елларда хакимият органнары да шушы эшкә ныклап алынды. Якын арада Татарстанда "Электрон хөкүмәт" дип аталган махсус программа тормышка ашырыла башлаячак. И.Савельев әйткәнчә, көн саен ТР рәсми серверына 1100 кеше керә икән. Үткән 2003 елда, мәсәлән, 200 меңнән артык кеше андагы мәгълүматны файдаланган. Алар арасында аеруча Казан, Мәскәү, АКШ, Алмания, Төркия, Австралия илләреннән керүчеләр бар. "Без заман белән бергә атларга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Шуңа күрә рәсми серверны киләчәктә үзенә күрә мәгълүмат "капкасы" буларак күрергә телибез. Аның аша файдаланучы үзенә кирәкле башка Интернет-ресурсларны таба алачак", - диде И.Савельев.
Ә бүгенге көндә Интернетта Татарстанга кагылышлы ике меңгә якын чыганак табарга була
ТР Президенты Аппаратының Тышкы элемтәләр департаментында мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Рөстәм Насыйров әйтеп узганча, 1997 елдан эшли башлаган www.tatar.ru сайты беренче вакытта күбрәк Татарстанның тышкы элемтәләрен үстерүгә юнәлдерелгән, нигездә "Инвестор белешмәсе" китабының электрон төре була. "Файдаланучыларыбыз күбәя барган саен сайтны үстерү ихтыяҗы туды. Бүгенге көндә без өч юнәлештә - сәясәт, икътисад һәм гуманитар өлкәләрендәге яңалыклар һәм мәгълүматлар белән эшлибез. Шулай ук татар теле һәм мәдәниятенә дә урын бирәбез. Серверны үстерү, камилләштерү теләге белән шушы идея-тәкъдимнәр бәйгесен оештырдык", - диде Рөстәм Насыйров.
Мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Татарстан Президенты серверының бераз соңрак, 1998 ел башында ачылуын искә алды. "Ул - Татарстан Президентының эшчәнлеген киңрәк яктырту максаты белән ясалды. Анда рәсми сайтлар арасында беренчеләрдән булып мәгълүматлар татар телендә дә бирелде", - диде Р.Насыйров.
Гомумән бүгенге тантанада катнашучылар Интернетта татар телен үстерү - актуаль мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләп узды. Аеруча хакимият органнарының рәсми сайтларында татар телле битләр булдыру бурыч итеп куелачак.
| Соңгы яңарту вакыты: | 22 май 2004 ел 14:51 |
| Басма версиясе: |  |