[Русский]   [Татарча] Төп битКонтактыКарта сайта
Эзләү:     
Төп бит / Яңалыклар
 

Прессага күзәтү

Доменсыз милләт - өметсез
18 май 2004 ел | intertat.ru

Бүген Татар конгрессының Башкарма комитеты бинасында "Intertat.ru" газетасы инициативасы белән "Татар Интернеты" җәмәгать оешмасының оештыручылары җыелышы һәм "түгәрәк өстәл" узды. Казаннан һәм чит төбәкләрдән килгән татар интернетчылары җыелып үзләрнә иҗтимагый берләшмә оештырды. "Татар интернеты" исемле бу оешма милли сайтлар киңлеген зурайту, югары технологияләрнең татар халкына хезмәт итүен кайгыртачак", - дип сөйләде аны оештыруда башлап йөргән Әлфия Миңнуллина.
Бүгенге чаралар "Татмедиа" агентлыгы, Татар конгрессы, РФ Татар милли мәдәни мохтарияте дә ярдәмендә узды.

Оешма рәислегенә кандидат: Әлфия Миңнуллина

Оешманың Президиумы сайланды. Аның житәкчесе киләчәктә интернет аша тавыш бирү белән сайланачак. "Татарлар.ру" сайты хуҗасы Тимур Сөләйманов "Татар интернеты"ның президиумы рәисе итеп сайлар өчен кандидат итеп безнең татартелле газетаның мөхәррире Әлфия Миңнуллинаны тәкъдим итте.

Бетәбез түгелме?

Ә "тугәрәк өстәл" кысаларында татар интернетчыларының уртак проблемалары да каралды. "Брежнев заманнарында да татарча матбугат 3 миллион тираж белән чыга иде. Ә бүген 400 мең тирәсе генә", - дип сөйләп милли вәзгыятьнең авырлыгын аңлатты Римзил Вәлиев. 50 елдан соң безнең халыкның яртысы юкка чыгарга мөмкин дип борчыла ул. Ә Пәрәвез исә татарларга берләшрегә, ярдәмләшергә мөмкинлек ача. Ә менә рәсми сайтларның вәкилләренә һәм дәүләт әһелләренә эндәшеп: "Мордовиядагы "Татарская газета" һәм Мәcкәүдәге "Татарлар.ру" сез эшләгән эшнең яртысын иҗтимагый башлангычта да башкара", - дип искәртте РФ Татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Римзил Вәлиев.

Дәүләт сайтлары үзешчәннәрдән үрнәк алсын

"Татар.ру" рәсми сайт вәкиле Азат Әһтәриев исә дәүләт сайтларның да татар телен якламавын искәртеп узды. Шулай ук мәктәпләрдә ачыла башлаган сайтлар да "рустелле тусовка"ларны гына хәтерләтә. Тик шулай да Әһтәриев иҗтимагый һәм үзешчән сайтларның күп эш башкаруын искәртә. Алардан башка татар интернеты бик кечкенә, яки бөтенләй күңелсез булыр иде.

Сыйфатны яхшырту сорала

"Республика Татарстан" хәбәрчесе һәм "Мәгариф", "Чаян" сайтлары хуҗасы Рафаэль Миргазизов исә ясалган сайтларның түбән сыйфатлы булуына игътибар итте. Әмма туктарга ярамый, шәхси сайтларны үстерергә кирәк дип саный ул.

Дәүләт нәшриятлары кемнән китап яшерә?

Ә менә Казан шәһәренең Мәгариф идарәсендә Мәгълүмати-диагностика үзәген җитәкләүче Мөдәрис Каюмов исә мәктәп балаларының интернет эшчәнелеген начар түгел дип бәяли. Сайтлар да өч телдә дә барлыкка килә тора: татарча, урысча, инглизча. Тик мәгълүмат урнаштыруда проблемалар бар икән. Дәүләт нәшриятлары үзләрендә чыккан китапларын сайтларда куллануны тыя ди, әйтерсең шәхси тагараклары, үз кесәләреннән чыгып батырганнар. Хәттә авторлар рөхсәт бирсә дә, әйтик "Мәгариф" нәшрияты сайтта китапларын куллануны тыя ди. Тозламакчы була микәнни?

Пәрәвез аша дәрес ал!

Шул ук үзәктәге Интернет-технологиялар лабораториясының җитәкчесе Фәридә Гайнуллина исә Кофе Аннан сүзләрен кабатлады. БМО рәисе барлык сайтларның 70 проценты инглиз телендә булуына борчылган. Телләрне юк итү дәвам итә. Тик Фәридә Гайнуллина туктарга ярамаганлыгын искәртә. Шуны раслап алар дистанция аша белем бирүче Виртауаль милли гимназия ачканнар.

Латин хәрефләре проблемасы юк!

"Варлок" студиясы вәкиле Мәҗит Мөгаттаров исә киләчәктә татар сайтлары өчен уңайлы постлар әзерләүләрен, сайтларны урнаштыру программалары ясауларын искәртте. ТӘҗрибәләре зур: Intertat.ru газетындагы татарча битне алар ясаган. "Хәзер инде хәрефләрне кодлаштыру берничә секундта эшләнә. Латин хәрефендә сайтта бүлек ачу проблема түгел", - диде ул. Алар саф татар телендә булган сайтларга хәттә бушлай хостинг бирергә дә ризалар.

Сүзне сөйләргә түгел, язып бирергә кирәк

Татарстан Элемт министрлыгының бүлек җитәкчесе Павел Абрамов исә сайтларны ясаганда, интернет программаларын кабул иткәндә татар телле кешеләрдән киңәшләр, тәкъдимнәрнең бөтенләй килмәвен искәртте. "Без сезнең тәкъдимнәрне кулланыр идек", - диде ул. "Сүз күп, тик шуны туплап бирә дә алмыйбыз шул", - дип тел шартлатты утыручылар.

Кыска тарих

Интернет буенча мәкаләләре белән билгеле булган автор Айнур Сибгатуллин исә күп кулланучы артыннан кумаска тәкъдим итә. Аныңча массалар мөхи түгел. Сайланма белгечләр генә югары технологиялар, интернет проектларын гамәлгә ашыра ала. "Бауман урамында арык-сарык булып йөргән яшьләрне үз арабызга алып без вакытны гына әрәм итәрбез. Булган кешеләргә тырышып эшләргә кирәк, аз булыйк әмма сыйфатлы булыйк", - ди ул. Шулай ук ТатНет тарихын "Татар.инфо" хуҗасы Айнур икегә бүлде. 1996-2000 елларда "Борынгы тарих". Ә 2000-2004 елларда исә яңа тарих. Соңгысында инде татарча сайтлар һәм татарга хезмәт итүче башка телләрдәге сайтлар күпләп пәйдә була башлаган.

Информатиканы татарча укытырга кирәк

Казан педагогия университетында эшләүче Раил Гатауллин исә татар телендә информатика укытуның камиллеген раслады. "Балалар киресенчә татарча укыгач, аны яхшырак аңлыйлар", - ди ул. Чөнки татар теле төгәл фәннәрне өйрәтер өчен менә дигән чара була ала, аларның мантыйклары туры килә. Татарча уйлау ул геометрик мәсьәләләр чишү кебек дип саный укытучы.

Доменсыз милләт - өметсез

"Татарлар.ру" сайты хуҗасы Тимур Сөләйманов исә беренчел доменның кирәклеген раслады. Бүген бирмәсәләр дә, аңарга омтылырга кирәк. Кабаттан да татар халкы өчен аерым милли беренче дәрәҗә домен (.TS кебек) кирәклегенә басым ясалды. Катнашучылар арасында коммерцияга нигезләнгән татар доменын (.TAT кебек) алырга да кирәк дип санаучылар да бар.

Бергә - бергә

Татар интернетчыларының Казанга килүе аларга монда җыелган җурналистлар, Баш мөхәррирләр белән дә очрашырга мөмкинлек бирде. Үзара да тәҗрибә дә уртаклаштылар.


Соңгы яңарту вакыты: 22 май 2004 ел 14:45
Басма версиясе:   


Гамәлгә кую һәм дизайн
Алмаз Валиуллин